Буа мөхтәсибәтнең эшлекле сәфәре Яңа Тинчәле  авылында

5 апрель көнне    “Хаҗилар”  мәчете  имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Килдураз авылы имамы Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин, Госман мәчетенең икенче имамы Ринат хәзрәт Ибраһимов катнашында Буа районы мөхтәсибәте вәкилләре эшлекле сәфәр белән Яңа Тинчәли авылы мәдәният йортында  булып кайттылар. Дин әһелләре авыл халкы һәм мәктәп балалары  белән очраштылар.

 Фәһим хәзрәт Сөләйманов  авылдашларын Болгар академиясендә алган гыйлемнәре белән таныштырып үтте. Шулай ук ул никах темасына караган төрле мәсьәләләргә  тукталып  китте. Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин исә дин кардәшләренә Гакыйдә фәненә тукталып үтте.  Ринат хәзрәт сүзне авыл турында башлады, аннан туган авылына атап язган  мөнәҗәтен башкарды. Авыл  имамы Илдар хәзрәт Шәрифҗанов килгән хәзрәтләргә үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.  Вәгазьдән соң хәзрәтләр мәктәп ашханәсенә юл тотты.Мул итеп әзерләнгән өстәл артында  очрашу кичәсе дәвам итте. Шундый матур кичәне оештыручыларга, мәктәп директоры Гайзатуллина Гөлгенә Әсхәт кызына һәм аның ярдәмчеләренә Буа мөхтәсибәте олы зур рәхмәтләрен җиткерә.

Подписка на новости