Буа мәдрәсәсендә кышкы сессия  бара

Буа мәдрәсәсендә 2нче гыйнвардан алып 11нче гыйнварга кадәр читтән торып укучыларның кышкы сессиясе дәвам итә. Шәкертләр остазларга үзләренең өй эшләрен ни дәрәҗәдә әзерләп килгәннәрен күрсәтәләр. Остазлар үз чиратында, аларга яңа гыйлем биреп, өй эше буларак, ныгытып, өйрәнеп килүләрен таләп итәләр. “Гыйлем алу -  инә белән көе казу” булсада, шәкертләр бирешми, әфәрин!