Мөхтәсибәт

Буа мөхтәсибәте турында

Хасанов Илмир Фәрит улы 1979нчы елның 26 сентябрендә Буа шәһәрендә туа. 2002нче елны Россия ислам университетын тәмамлый. Шәригать һәм гарәп теле белгече дипломын ала. 2008 нче елда Мәскәү институтын тәмамлый, законнар белгече булып чыга.

2013нче елның 25 декабрендә имамнар җыелышында бертавыштан Буа районы мөхтәсибе булып сайлана. 2014нче елның 20 гыйнварында рәсми рәвештә эшенә керешә.