2019 ел “Хаҗилар” мәчетендә кышкы  дини курслар башланып китте.

2 гыйнвардан алып 8 гыйнварга хәтле   Буаның “Хаҗилар” мәчетендә  Буа мөхтәсибәте белән  берлектә кышкы  курслар башланып китте.  Иртәнге якта  балаларны Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, “Рәшидә” үзәге өлкән курсларда укучы шәкертләр балаларга   Коръән укырга,  язарга, намаз тәртипләренә өйрәттеләләр. Өйлә намазына хәтле  балалар мәчет янындагы спорт мәйданчыгында туп уеннары уйнадылар. Шәкертләр көн саен Гөлсинә абыстай Сөләйманова тарафыннан әзерләнгән кайнар ризык белән тәэмин торды.