Буа мәдрәсәсендә казыйят җыелышы

       Буа мәдрәсәсендә казыйят җыелышы

8 апрель көнне Буа мәдрәсәсендә Буа шәһәре һәм авыл имамнары белән казыйят җыелышы булып узды. Җыелышта республика кызые Җәлил хәзрәт  Фазлыев,  Төньяк-көнбатыш төбәге казые Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, көньяк төбәге кызые Равил хәзрәт Зөфәров, көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗәнов, төньяк –көнчыгыш төбәге кызые Руслан Мортазин, Кама буе төбәге казые  Рөстәм хәзрәт Шәйхивәлиев, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Буа район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа шәһәре һәм авыл иманары катнашуында үтте әлеге җыелыш..

Бу мөһим чараны Габделхәмид хәзрәт Коръән аятьләре укып башлап җибәрде. Фәһим  хәзрәт үзенең төпле мәгънәле вәгазь нәсыйхәтен шәгъбан ае турында кайбер мәгълүматләр китереп, тормышта алынган вакыйгаларга тукталып сөйләп үтте. Илмир хәзрәт кыскача мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырып үтте.   Җәлил хәзрәт имамнарга үзенең киңәш нәсыйхәтләрен җиткерде, мәхәлләхалкы белән бер фикердә булып, матур гына эш алып баруларын теләде. Илмир хәзрәт  1994 елдан имам вазыйфаларын үтәп килүче  Югары  Наратбаш авылыннан  Булатов Гариф хәзрәтне мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк белән бүләкләде.  Шундый ук Рәхмәт хаты белән Казма авылы имамы Гыйниятуллин Җәүдәт  хәзрәт тә лаек булды. Буа мәдрәсәсе шәкерте Хисмәтуллина Халисә Түбән Новгород өлкәсендә үткәрелгән  бәйгедә катнашып җиңү яулаган иде. Аңа акчалата премия һәм Мактау кәгазен дә  хөрмәтле дин - кардәшләребез алдында тапшырдылар.   Кунакларга  март аеның видео - җурнары күрсәтелде. Өйлә намазы укыганнан соң казыйлар Буа мәдрәсәсе шәкертләре белән фикер алышып, киләчәккә уй фикерләре белән уртаклашып утырдылар.