Толымбай авылында викторина

Толымбай авылында викторина

11 апрель көнне Толымбай авылында мәчетләр каршында укуларны тәмамлау хөрмәтенә ике авыл халкы  катнашуында дини мәҗлес булып узды. Мәҗлесне күп еллар мөгаллимә булучы Гөлсинә абыстай алып барды. Ике команда: “Толымбай”  һәм  “Наратбаш” белемнәрен ачыклады.  Гөлгенә абыстай Салахова гыйлем туплау турында вәгазь- нәсыйхәтен шәкертләргә сөйләде. Толымбай авылы укучылары Гөлсинә ханымга үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.  Буа мөслимәләр рәисе, Гөлирә абыстай Шәйдуллина, ике авыл шәкертләренә гыйлем юлында дәвамлылык теләде. Авыл имамы Линар хәзрәт Гиззатуллин догалар  кылып  тәмамлады. Шундый дустәнә иттереп, ике авылны бергә җыеп, мәжлес оештырганы өчен, Гөлсинә ханыма Буа мөхтәсибәте олы рәхмәтен җиткерә.