Буа мөхтәсибәт командалары кунакта

    14 апрель көнне Буа мөхтәсибәте командасы   Кайбыч районы «Салават күпере» спорт комплексында көньяк–көнбатыш казыяте  мөхтәсибәтләренең, мәхәллә яшьләреннән торган җыелма төркемнәре волейбол һәм суда йөзүдә ярыштылар.

Нәтиҗәдә волейбол уенында беренчелекне Буа мөхтәсибәте, икенче урынны Чүпрәле мөхтәсибәте, өченче урынны Кайбыч мөхтәсибәте яшьләре яулады. Суда дүрт кешедән торган эстафетада йөзү ярышында беренчелекне Чүпрәле мөхтәсибәте, икенче урынны Буа мөхтәсибәте, өченче урынны Кайбыч мөхтәсибәте яшьләре яулады. Шәхси беренчелеккә йөзү мәсьәләсенә килгәндә 35-50 яшьтәге ир-егетләр арасында икенче урынны Кайбыч мөхтәсибәте Борындык авылыннан Гыйбадуллин Айдар яулады.

 Соңыннан ярышчы егетләргә бәйрәм өстәле хәзерләнде, вәгазьләр сөйләнде һәм барлык килгән кунакларга да халкыбызның мирасы булган "Гыйбадәте Исламия" китаплары бүләк ителде.

Шундый матур чаралар оештырганнары өчен   Татарстан Диния нәзарәте һәм "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына,   Кайбыч мөхтәсибәтенә мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллинга, Кайбыч районы хакимият башлыгы Альберт Илгизәр улы Рахматуллинга, “Салават күпере” спорткомплексы директоры Җәмилә ханым Сагиевага, ДЮСШ директоры Динар Гатауллинга һәм барлык хезмәткәрләргә Буа мөхтәсибе исеменнән  Илмир хәзрәт Хәсәнов олы рәхмәтләрен белдерә.