Буа мәдрәсәсендә ир-малайлар өчен Көръән ятлау курслары тәмамланды

30 июль  көнне, Буа мәдрәсәсендә Буа мөхтәсибәте белән берлектә оештырылган  ир-малайлар өчен  Көръән ятлау курсларын тәмамлау тантанасы булып узды. Чараны  мәдрәсә мөгаллиме Абдуррауф хәзрәт Хисмәтуллин ачып җибәрде.  Бәйрәмдә Буа мәдрәсәсе  директоры урынбасары  Мөслим  хәзрәт Кәримов, РИУ мөгаллиме Рамазан хәзрәт Курамшин, ерак араларны якын итеп килгән балаларның ата-аналары һәм  шәкертләр үзләре катнашты.

Мәдрәсәдә 60 ка якын бала 20 көнлек дини курсларда укып, белемнәрен арттырдылар. Алар Казан, Әлмәт, Ульян,  Биектау һәм башка төбәкләрдән дә килгәннәр иде. Шәкертләр ике атна дәвамында Көръәни Кәримне укырга өйрәнделәр, төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Буш вакытларында үзәк мәйданчыкка барып футбол, волейбол уйнадылар. Шәкертләр антага бер боз сараенда тимераякта шудылар, бассейнга да, ипподром, музейга да бардылар. Мәдрәсә пешекчеләре көн саен шәкертләрне дүрт мәртәбә кайнар ризык белән тәэмин итеп тордылар.

Тәрбиячеләр балаларны бик уңай бәяләделәр, бер дә укый белмәгән нәни шәкертләребез дә Коръән укырга өйрәнеп, шатланып кайтып киттеләр. Аллаһы Тәгалә алган гыйлемнәрне дәвамлы кылсын.