Буа хаҗилары кайтып җитте

24 август  сәгәть 1.30  Мәскәү шәһәреннән  Казан аэропортына  Буа районы имам-мухтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов хаҗга җитәкләгән “Эконом” төркеме (49 кешелек группа) кайтып төште.

Казан аэропортында мөхтәсибәтнең пресс-секретаре Шамил хәзрәт Валиуллин каршылады. Ул юлчыларны җыеп төркем белән фотога төшерде. Аннан хаҗилар үзләренең туган якларына төрле рейслар белән юл тотты.

 Буа мәдрәсәсе яныныда  сәфәрчеләрне гаиләләре, дуслары, якыннары җыелып каршы алдылар. Хаҗилар үзләренең кичерешләрен сөйләп, алып кайткан зәм-зәм сулары белән сыйладылар, бер-берсенә нәсыйхәтләр җиткерделәр. Раббыбыз хаҗларын кабул итсен. Амин.