Буадан хаҗилар  олы сәфәргә кузгала.

Буадан хаҗилар  олы сәфәргә кузгала.

25 июль көнне сәгәть 09.00 “Хаҗилар” мәчетеннән  булачак хаҗиларны олы сәфәр юлына хаҗга озату булып узды.   Төркемнең җитәкчесе булып Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт җитәклиячәк. Быел бернче төркем “Эконом” төркеме  Буадан 31 кеше хаҗга юл алды  

Буа хаҗиларын озатырга Буа районы  социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Садретдинова Лилия Назыймовна катнашты шулай ук  булачак хаҗиларнең туганнары, дуслары катнашты.

Мул табын артында узган елларда баручы хаҗилар тарафыннан  теләкләр, догалар әйтелде. Хаҗиларне мәчет яныннан тәкъбирләр әйтеп, мактаулы сәфәргә автобус белән, Мәскәү шәһәренә юл алды. 26 июль көнне хаҗилар ике төркем булып Дубай шәһәреннән Мәдинә шәһәренә  юл тотычак. Хаҗиларга изге  сәфәрдә уңышлар телисегенә кала.