Хаҗилар мәчетендә мәктәп балалары өчен кышкы дини курслар тәмамланды

5 гыйнвар көнне  “Хаҗиләр” мәчетендә кышкы каникул вакытында мәктәп балалары өчен үткәрелгән дини курслар тәмамланды. Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов курслар ябу тантанасында шәкертләрне чын күнелдән гыйлем алулары белән котлады һәм дәвамлылык теләде.

Балалар атна буе мәчеткә килеп дини дәрес алды, мәчет янында урнашкан шугалакта футбол уйнады, төш вакыты җиткәч, мәчеткә кереп тәмле кайнар ашлар белән тукландылар. Шәкертләрнең остазлары -  Мифтахуддинов Гөмәр һәм Казан “Рәшидә” үзәгендә укучы Сөләйманов Идрис сүзләренә караганда, балалар мәчеткә бик теләп йөргәннәр, остазлары өйрәткән дәресләрне ятлап килгәннәр.  Шәкертләрнең  ата-аналары Буа мөхтәсибәтенә, Хаҗилар мәчете имамы Фәим хәзрәт Сөлеймановка  һәм кайнар ризык әзерләп торучы апаларга олы рәхмәтләрен җиткерәләр.