8 нче мәхәлләдә кызу эшләр

Аллага шөкер декабрь-январь  айлары  яңа мәхәллә дә кызу эшләр алып барылды. Һәр көнне мәчеттә 4 бригада эшчеләр төркеме хөзмәт куйды. Ноябрь аенда салкын суга труба казып калдырган булсак бу айда җирдә ни кадәр туң ятканга карамамстан ООО “Сантехстрой Буа” мөдире  Сагдиев Фәнис Рифкатович  эшчеләр төркеме мәчетебезгә газ трубасын казып, шул көнне газ трубасын салып күмептә куйдылар. Эшчеләр төркеме мәчеттә котелный бүлмәсенә кирәк ярак әйберләрен элеп, урамга чыгарып тоташтырып кына куя торган хәлдә ясап киттеләр. Икенче төркем мәчет бинасына родиятторлар, трубәләрен мәчет буенча сузып тәмам кылдылар. Шулай ук котелныйда бөтен кирәк чракны ясап тәмамладылар. Өченче төркем ару–талуны белми  Валиуллин Наил, һәм Мусин Салих кардәшләр икенче кат бинаның идән, түбә, стена өлешләрен тәмамладылар, икенче якны ясауга керештеләр.  Дүртенче төркем Сөләйманов Фоат абый мәчетебезгә бик матур баскыч корып куйды, ул аны шулай итеп эшли үзеңне әкияттәге сыман хис итәсең кебек.

Борарны баррысында барлап йөрүче, эшчеләргә хөзмәт хакы табучы мәчетнең әйдәп баручысына Садыков З. Ф.   мәчетнең имам-хатыйбына Валиуллиин Ш.Н олы рәхмәтләр белдерәбез. Шулай ук рәхмәтләр әйтәсе килә мәчеткә һәр вакыт үзләренең ярдәмнәрен бирүче спонсорга Раббыз аларга меңе белән әйләнеп кайтарсын.