Буа имамнарының яңа елда беренче җыелышы

Буа мәдрәсәсендә 31 гыйнвар көнне авыл һәм шәһәр мәчетләрендә хезмәт куючы имамнарның  җыелышы булып узды. Бу чара мөхтәсибнең ярдәмчеләре катнашында узды.

     Җыелышта аксакал рәисе Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин фидия хакында аңлатып үтте. Фәһим хәзрәт Сөләйманов имамнарга үзенең киңәшләрен җиткерде, авылларда вәгазь кичәләрен оештыруны дәвам итәргә кушты. Равил хәзрәт Сәетморадов касса, приход, расход кәгазләрен тәртиптә тотуны боерды.   

Хәзрәтләргә февраль аена намаз вакытлары таратылды.