Буа ял итү үзәгендә әфган ветераннары белән очрашу узды

15-нче февраль көнне Буа ял итү үзәгендә әфган ветераннары белән очрашу булып узды. Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов катнашты. Хәзрәт ветераннарга, килгән кунакларга сугышның җәмгыятькә никадәр зарар китерүен аңлатып китте. “Безгә сугыш кирәкми, безгә тынычлык, иминлек кирәк”, – диде Илмир хәзрәт үз чыгышында.