Буа мөхтәсибәтендә хәрби кунак

26 февраль көнне Буа районына  Югары Ослан районының “Кызыл Байрак” мәчете имам-хатыйбы, әфганчы, хәрби очучы Тимур хәзрәт Ибраһимов килде. Мәдрәсә студентлары алдында чыгыш ясады, Ватан алдындагы хәрби бурычлар турында сөйләде, Әфганстанда хезмәт иткән вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты. Тимур хәзрәт шәкертләрнең барлык сорауларына да җавап бирде.

Кичен Тимур хәзрәт “Хаҗилар” мәчетендә вәгазь сөйләде. Мәхәллә халкы биргән сорауларга җаваплар бирде, үзенең чалма бәйләу осталыгы белән уртаклашты. Очрашу бик истәлекле, җанлы узды.