“Әбү Хәнифә” мәчетендә кунак

16 март “Әбү Хәнифә” мәчетендә чираттагы вәгазь кичәсе булып узды. Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җәмалиев үзенең чыгышында тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде. Хәзрәт шулай ук татар телендә сөйләшергә өндәде. Вәгазь кичәсе әзерләнгән табын артында дәвам итте.