16 июнь көнне Әбү Хәнифә мәчете Резидә ханым җитәкчелегендә “Ислам тәлгәшләре” төркеме кунакларына үзенең ишекләрен ачты.

16  июнь көнне  Әбү Хәнифә мәчете Резидә ханым җитәкчелегендә  “Ислам тәлгәшләре” төркеме кунакларына үзенең ишекләрен ачты. Мәскәү, Казан, Ульян өлкәсе, Теләче, Саба, Питрәч, Яшел үзән, Буа районының Әнкәбә, Исәк, Әлки, Тәүгелде, Яңа Тинчәле авылларыннан  килгән тәлгәшләр мәчеткә үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.

Бер-берсен телефон аша гына белгән ханымнар үзара аралыштылар, фикер алыштылар. Казан шәһәрендә яшәүче  Гүзәлия абыстайга Рамазан аенда үткәргән дәресләре өчен  Буа мөхтәсибәте исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.

Өйлә намазы укылганнан соң, Көръән укылды һәм мөнәҗәтләр әйтелде. Күп кенә матур сүзләр сөйләнде. Кунаклар очрашудан бик канәгатъ  калдылар.