Әлки авылында корбан ашы  

 20 июль көнне  районыбызның Әлки авылы мәчетендә корбан ашы үткәрелде.

Очрашуны оештыручы Әлфит хәзрәт Фәттәхов башлап җибәрде.  Район мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов Әлкиләрне олуг корбан бәйрәме белән котлады. Өйлә намазына хәтле халыкны авылда туып үскән  Илсур хәзрәт Нуруллин вагәзләде. Мул табын артында  авылның төп иганәчесе Раил әфәнде Зиятдинов һәр ярдәм итүчегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Авыл имамы Әлфит хәзрәт Фәттәхов кунакларга рәхмәтләрен белдерде, мәчетнең спонсорларына мәхәллә исеменнән бүләкләр тапшырды. Илмир хәзрәт чараны Көръән укып тәмамлады.