Корбан ашлары башланып китте

20 июль, гает көнне, икенде намазыннан соң  Бикмураз авылы мәчетендә, корбан ашы уздырылды.Мәҗлесне авыл имамы Илдус хәзрәт Асадуллин башлап җибәрде. Ул авыл халкын корбан гаете белән котлады, ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде, алга таба үткәреләчәк чаралар белән таныштырып китте. Имам-мөхтәсиб  Илмир хәзрәт Хәсәнов үзенең тәбрик сүзләрен  җиткерде. “Авылыгызда шундый мәчет бар, кадерен генә белеп яшәгез,” – диде ул.Зөфәр Фатыхович та Бикмуразлыларны бәйрәм белән котлады.Табын артында изге Коръән укылды, догалар кылынды. Халык корбан итеннән учакта пешкән хашламадан һәм пылаудан авыз итте.