7 август көнне Адав-Толымбай авыл мәчете 25 еллык юбилеен үткәрде.

Тантананы мәчет мөгаллимәсе Гөлсинә ханым Мөлекова ачып җибәрде. Мәҗлесне үткәрү планы, килгән кунаклар белән таныштырды.  Сүз иң элек мәчет имамы Линард хәзрәт Гизатуллинга бирелде. Ул Көръән укып башлап җибәрде. Тантанада Фәһим хәзрәт Сөләйманов мәчет төзегән вакытны искә алды. Мәчеткә дәвамлыклар теләде. 1996 елларда мәчеттә дин сабаклары биргән Габдуррауф хәзрәт Хисматуллин да истәлекләре белән бүлеште.  Адав-Толомбай авылы халкына шундый актив булганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Авылның күренекле шәхесләре Фәрит әфәнде Садриев белән Раил абый Садрив та эчтәлекле чыгыш ясадылар. Мәҗлес ахырында Буа мөхтәсибәте һәм Адав-Толомбай авылы мәхәлләсе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Шушы олы мәҗлесне оештыручыларның өлкәне булган - Гөлсинә ханым мәчет юбилеена багышлап язган шыйгерен башкарды. Ахырда килүчеләр әзерләнгән мул табын артында кунак булдылар.

Адав-Толымбай авылы мәчетенең 25 еллык юбилее бик күркәм, матур үтте. Оештыручыларга, хезмәт куючыларга һәм килүчеләргә дә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.